04.10.2014
Хөрмәтле мөфти Тәлгать хәзрәт!
Сезне изге Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!
Корбан гаете дин кардәшләребезнең шәфкать, мәхәббәт кебек тиңсез рухи сыйфатларын ачып бирә, иманын ныгыта, әхлакый чисталыгын саклый. «Ислам диненең иң камил чагылышы – сезнең бер-берегезгә генә түгел, хәтта белмәгән кешеләргә дә сәлам биреп сый-хөрмәт күрсәтү һәм мохтаҗларга ярдәм итү» дигән вәхи сүзләр безгә Ходай каршында иң күркәм гамәлнең ихластан игелек кылу икәнлеген аңлата.
Аллаһ Тәгәлә чалган корбаннарыбызны, кылган догаларыбызны һәм игелекләребезне кабул кылсын.
Үзегезгә, гаиләгезгә, туганнарыгызга һәм Россия җирендә яшәүче барлык мөселманнарга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы һәм уңышлар телим!
Минтимер Шәймиев
Татарстан Республикасының
беренче президенты