Поздравление муфтия РТ К.И.Самигуллина Верховному муфтию по случаю Дня рождения

Поздравление муфтия РТ К.И.Самигуллина Верховному муфтию по случаю Дня рождения 12.10.2014


Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Мөхтәрәм Тәлгат-хәзрәт!

 

Барлык мактаулар Раббыбыз Аллаһка һәм кешелек дөньясын карангылыктан яктылыкка чыгарган Аллаһның хак илчесе пәйгабәребезгә салават сәламнәр булсын.

Мөхтәрәм мөфти хәзрәтләре! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне гомер бәйрәмегез – туган көнегез белән ихластан котлыйм!

Тәлгат хәзрәт, Сез берничә дистә еллар дәвамында Россиянең барча мөселманнарына үрнәк һәм мөһим булган дини эшчәнлек алып барасыз. Дин юлында фидакарьлек, зур тырышлык күрсәтү белән бергә, халкыбызны иманлы, динле һәм нык рухлы итәр өчен бик күп гамәлләр кыласыз. Киң колачлы дини эшчәнлек алып баруда Раббыбыз үзенең ярдәменнән ташламасын!

Ватаныбызның һәм өммәтебезнең алгарышы өчен куйган хезмәтегез өчен Аллаһы Тәгалә Сезгә һидаять нуры, муллык бирсен. Раббыбызның чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп итсен. Үзегезне, гаиләгезне, туганарыгызны нигьмәтләре белән куандырып торсын!

Кылган догаларыбызны, гамәлләребезне кабуллардан кылып, ил-көннәребезгә тынычлык-иминлек, бәрәкәт бирсен!

 

Ихтирам һәм изге догалар белән,

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин

 


Возврат к списку






Версия для ПК