12.10.2015
Хөрмәтле Тәлгать хәзрәт!
Сене туган көнегез уңаеннан чын
йөрәктән котлыйм!
Җәмгыятебезнең рухи-әхлакый нигезләрен, югары идеалларын ныгытуга ярдәм итүче игелекле эшегездә уңышлар телим. Үсеш-алгарыш хакына тырыршып гамәл кылуыгыз мөселман өммәтен берләштерүгә, күпмилләтле Россиядәге барлык конфессияләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеген киңәйтүгә тагын да көчле этәргеч бирсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, көч-егәр һәм күңел күтәренкелеге, иминлек телим.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннеханов