12.10.2013
Мөхтәрәм мөфти Тәлгать хәзрәт!
Сезне 65 яшьлек күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйм.
Россиядә ислам динен торгызу, саклау, баету hәм үстерү хакына дистәләгән еллар дәвамында куелган фидакарь хезмәтегез, иманыбызны ныгытуга, илебездә төрле дин вәкилләренең дус-тату яшәвенә, җәмгыятебездә рәхим-шафкатьне арттыруга керткән тиңсез өлешегез олы рәхмәт сузләренә hәм тирән ихтирамга лаек. Татарстан өчен катлаулы елларда үтемле сүзегез, акыллы киңәшләргез hәм игелекле гамәлләрегез белән безгә hәрдаим ярдәм иттегез. Шаhри Болгарга – ата-бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән изге җиргә карата аерым игьтибарыгыз, аны күп еллар буена барча мөселманнарны берләштерүче урын итеп саклавыгыз өчен олы рәхмәтемне кабул кылыгыз.
Динебезне алга таба үстерү юлында Сезгә көч-егәр, сабырлык hәм яңа казанышлар телим. Аллаh Тәгалә рәхмәте белән киләчәк тормышыгыз исән-имин hәм бәрәкәтле булсын! Якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлап, Сезгә, гаиләгезгә, туганнарыгызга саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы hәм бәхетле тормыш телим.
Минтимер Шәймиев