04.10.2014
Баш мөфти
Русия мөселманнарының
Үзәк диния нәзарәте рәисе
Шәйхел-Ислам
Тәлгат Сафа Таҗеддингә
Мөхтәрәм Тәлгать хәзрәт!
Бөтен дөнья конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Сезне ихлас күңелдән олуг бәйрәмебез – Корбан гаете белән котлыйм.
Сезгә һәм барлык мөселман татар халкына Аллаһы Тәгалә нык сәламәтлек, күңел сафалыгы, жан тынычлыгы, бәхетле вә бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен.
Гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйланештә яши. Иншаллаһ, алга таба да милләтебезнең якты киләчәге өчен, бергәләшеп, уртак матур гамәлләр кылып, уңышларыбызга сөенеп, күтәренке рух белән яшәрга язсын.
Корбан гаете мөбарәк булсын!
Изге теләкләр белән,
Бөтен дөнья конгрессы
Башкарма комитеты рәисе Р.З.Закиров