16.07.2015
Хөрмәтле мөфти Тәлгать хәзрәт!
Сезне һәм илебезнең барча мөэмин-мөселманнарын ихлас күңелемнән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!
Изге Рамазан шәриф ае быел да һәрбарчабызны игелекле гамәлләр кылырга, гаиләләребезгә, туганнарыбызга, якыннарыбызга – шәфкать-мәрхәмәт, әйләнә-тирәбездәге мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә өндәп, күңел күгебезне яктыртты, иманыбызны ныгытты. Бүгенге көндә, хәзерге катлаулы вазгыятьтә Ислам диненең үсешенә, мөселман өммәтенең бердәмлегенә һәм Сезнең уңышлы эшчәнлегегезгә зур өметләр баглыйбыз.
Сегзә һәм илебезнең барча мөселманнарына исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим! Шушы изге бәйрәм көннәре һәммәбезнең күңеленә иман нуры өстәсен, Аллаһ Тәгалә рәхмәте белән эшләрегез – уңышлы, гаиләгез, туганнарыгыз – исән-имин, тормышыгыз бәрәкәтле булсын!
Минтимер Шәймиев