«Ураза-Байрам» для всех уфимцевПоздравление и праздничная проповедь Верховного муфтия по случаю «Ураза-Байрам»В Уфе встретили праздник «Ураза-Байрам»Поздравление Президента РФ В.В.Путина с праздником «Ураза-Байрам»Поздравление Председателя Правительства РФ Д.А.Медведева с праздником «Ураза-Байрам»Поздравление Главы Республики Башкортостан Р.З.Хамитова с праздником «Ураза-Байрам»Поздравление Председателя Государственного Собрания – Курултая РБ К.Б.Толкачева с праздником «Ураза-Байрам»Поздравление Митрополита Уфимского и Стерлитамакского Никона с праздником «Ураза-Байрам»Поздравление Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова с праздником «Ураза-Байрам»Поздравление Главы Республики Дагестан Р.Г.Абдулатипова с праздником «Ураза-Байрам»Поздравление Главы Кабардино-Балкарской Республики Ю.А.Кокова с праздником «Ураза-Байрам»Поздравление Главы Республики Ингушетия Ю.Б.Евкурова с праздником «Ураза-Байрам»Поздравление Главы Удмуртской Республики А.В.Соловьева с праздником «Ураза-Байрам»Поздравление губернатора Кемеровской области А.Г.Тулеева с праздником «Ураза-Байрам»Поздравление губернатора Самарской области Н.И.Меркушкина с праздником «Ураза-Байрам»Поздравление Главы Администрации ГО г.Уфа РБ И.И.Ялалова с праздником «Ураза-Байрам»Поздравление директора Фонда поддержки исламской культуры, науки и образования А.В.Жданова с праздником «Ураза-Байрам»Ифтар от женщин Башкортостана«Ураза-Байрам» 2016Рамазан 2016

Поздравление муфтия Республики Татарстан К.И.Самигуллина с праздником «Ураза-Байрам»

Поздравление муфтия Республики Татарстан К.И.Самигуллина с праздником «Ураза-Байрам» 05.07.2016


Мәхтәрәм Тәлгать хәзрәт!

Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

 

Сезне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән ихластан Ураза гаете белән котлыйм!

Һәр мөселман өчен Ураза Гаете иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Ураза тәмамлануын белдерүче бу бәйрәм бар җиһанны яралткан Аллаһка мәхәббәтебез билгесе. Мөхәммәд Пәйгамбәребез саллаллау гәләйи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә әйткән: «Әгәр минем өммәтем кешеләре Рамазанның савабы ни дәрәҗәдә зур икәнен белсәләр, алар Рамазан ел буе дәвам итүен теләр иделәр».

Соңгы елларда Ураза һава температурасы иң югары билгеләргә күтәрелгән җәйге айларга туры килә. Аллага шөкер, бу юлы безгә бернинди киртәләр дә Аллаһ каршындагы бурычларыбызны үтәргә, мохтаҗлар өчен тагын да күберәк миһербанлы гамәлләр кылырга комачауламады.

Рамазан тотучыларның догалары кабул булып, кешеләр үзләренең гөнһларыннан арына алса иде! Изге Рамазан дәвамында Аллаһ Раббыбызга гыйбадәт кылып омтылган мәңгелек тормыш кыйммәтләре һәр мөселманның төп максаты булса иде.

Ислам традицияләре, башка дөньяви диннәр кебек үк, мәрхәмәтлелек, игелеклелек кебек мәңгелек кыйммәтләргә һәм якыннарыңны нинди милләттән, диннән булуына карамастан кайгыртуга нигезләнгән.

Раббыбыз барчабызга да ике дөнья рәхәтен бирсен, барлык традицион конфессияләргә тыныч һәм килешеп яшәргә, гыйлем белән өммәтебезне ныгытырга ярдәм итсен! Амин!

 

Ихтирам һәм изге догалар белән, Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин


Возврат к списку






Перейти на мобильную версию сайта